ЗӘҢГӘРЛӘНҮ ф. 1) Зәңгәр төскә керү, зәңгәр булып күренү. Диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур, матур күл буена утырганга, бу авылны Зәңгәр Чишмә дип атыйлар. Г.Ибраһимов. Әкияттәге күлләр күк, Бар бик матур зәңгәр күл. Әйтерсең лә күк шәүләсе Төшеп зәңгәрләнгән күк. Б.Рәхмәт. Ә ул яктан, нәкъ үзләренә каршы, әле зәңгәрләнеп, әле алтынланып, әле яшелләнеп, утлы бер таш тәгәрәп, юк, очып килә иде. Ә.Гаффар

2) күч. Салкыннан, авырудан йөзнең, тәннең төсе үзгәрү, табигый төсен югалту; күгәрү. Аннан, иреннәре зәңгәрләнеп, матрасы алынган такта караватына килеп ауды. М.Мәһдиев

3) күч. Ачудан агарыну, ярсудан күгәренү, зәңгәр төскә керү. Зәһәрләнә, төсе зәңгәрләнә, Гыйфритләнә килен өстенә; Бичара килен – яп-яшь кызга Зәгъфрандай сары төс иңә. Г.Тукай

Зәңгәрләнә бару Торган саен зәңгәрлеге ныграк арту, зәңгәр төсе ачыграк күренү. Күкнең Зәңгәрләнә барган гөмбәзендә Сулыш кебек сизелер-сизелмәс Ай шәүләсе тибрәнде… Р.Акъегет. Күк йөзе дә көннән-көн зәңгәрләнә бара, болытлар да инде соры түгел, аксыл өемнәр булып йөзәләр. Ф.Ибраһимова

Зәңгәрләнә башлау Зәңгәрлек иңәргә керешү. Учак җылысы төнге салкынны бөтенләй куып җибәрә алмады, суык, сырышкан көчек баласы кебек, резина итек эчендә зәңгәрләнә башлаган аякларга урала. Р.Сибат. Җәйге төн – күз ачып йому арасы гына, үтә дә китә, офык зәңгәрләнә башлый. З.Дәүләтов

Зәңгәрләнә төшү Тагы да зәңгәрләнү, бераз зәңгәр төсе арту. Ул [Хәлисә] хәле киткәнен, күз алларының сары уттай янганын, аннары зәңгәрләнә төшкәнен һәм караңгыланганын тойды. Ә.Гадел. Күләгәгә кергәч, аның [Любашаның] күзләре тагын да зәңгәрләнә төште. М.Хуҗин

Зәңгәрләнеп бетү 1) Тәмам зәңгәр төскә керү, зәңгәрләнү дәрәҗәсенә җитү

2) Тән, табигый төсен югалтып, күгәргән төскә керү. Кунак кода [тарта-тарта] зәңгәрләнеп бетә. М.Мәһдиев. Сәхнәгә, эчке күлмәктән генә, туңып, зәңгәрләнеп беткән бер кыз керә. Г.Каюмов. Малайның зәңгәрләнеп беткән тәненә кызу-кызу массаж ясадылар, аның исән булуына ышанмаган ананы тынычландырдылар. Казан утлары

Зәңгәрләнеп калу Нинди дә булса сәбәп, вакыйгадан соң зәңгәр төс алу. Тау битләрен яңгыр яңа юган, юллар зәңгәрләнеп калган хәтта. Р.Әхмәтҗан

Зәңгәрләнеп килү 1) Нинди дә булса сәбәп, вакыйга белән аз-азлап, акрынлап зәңгәр төс алу. Зәңгәрләнеп килгән салкын иртәдә ботакларын ак бәс сарган каен киемнәре асылташ белән бизәлгән матур кызга охшый иде. Г.Әпсәләмов

2) Кинәт, күзгә күренеп төсе үзгәрү, йөзе зәңгәр төс алу. Маркин ачудан зәңгәрләнеп килде. И.Низамов

Зәңгәрләнеп китү Кинәт, көтмәгәндә зәңгәрләнү. Без хәзер инде бик яхшы аңлыйбыз: сөмсере коелган кешенең йөзе караебрак, ягъни зәңгәрләнебрәк китә. Г.Гыйльманов. Кичке эңгер-меңгердә аның йөзе таш кебек каткан, зәңгәрләнеп киткәндәй күренде. Л.Ихсанова. Мич яккач, иртәрәк япканмын – ис чыккан. Котларым алынды: зәңгәрләнеп киттең, үләсең дип торам. Ш.Галиев

Зәңгәрләнеп тору 1) Һаман, һәрвакыт зәңгәрләнгән хәлдә булу. Әле үткән елларда гына эшкә килгәч, еракта зәңгәрләнеп торган урманнарга, җәелеп яткан кырларга карап алу белән, --- кычкырып җырлап җибәрә торган иде. М.Хәсәнов. [Нәфисә] Иделнең түбән ягында зәңгәрләнеп торган калын болытларга күз салды. Г.Бәширов. Георгий Фёдорович – сугыш күргән кеше, дөньяны миңа караганда күп элегрәк таныган, яраланган, маңгай читендә җәрәхәте зәңгәрләнеп тора. А.Гыйләҗев

2) Әле, хәзерге вакытта зәңгәр булып күренү. Болай да ак йөзле Фатыйма ачлыктан үтә күренмәлегә әйләнгән: йөзендә кан әсәре юк, зәңгәрләнеп тора. Р.Хәбибуллина. Тамырлары да күпереп, зәңгәрләнеп тормый. А.Тимергалин

Зәңгәрләнеп чыгу Бөтенләй дә, тәмам зәңгәрләнү. Ка-а-атып беттем! Зәңгәрләнеп чыктым! Х.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә