ЗӘҢГӘР с. 1. 1) Спектрда яшел белән күк арасындагы төп төсләрнең берсе – күк йөзенең аяз көндәге ачык төсе, диңгез төсе. Сыек зәңгәр төс аяз күк йөзен, әле һаман да хәтеремнән китми азаплаткан Айнан күзләрен хәтерләтә. Н.Гыйматдинова. Анда сирәк-сирәк кенә ак болытлар, якты зәңгәр күкне чуарлап, сибелеп торалар. Ә.Фәйзи

2) күч. Ачы, югары тондагы; көчле, чәрелдәп торган. Зәңгәр тавыш колак пәрдәсен зеңгелдәтә иде. Н.Гыйматдинова

2. и. мәгъ. 1) Зәңгәр төс, зәңгәр буяу. Гөлчәһрә белән Гөлзәһрәнең алъяпкычлары сары ефәк җепләр белән чигелгән, кофталары – зәңгәр белән, Гөлсинәнең дә шундый белән, ә Галимәнең бернәрсәсе дә чигеп эшләнмәгән иде. Г.Гобәй. Шөн авылының шактый зур икәнен күрдем: зәңгәргә, сарыга, кызылга, көрәнгә һәм башка төсләргә буялган өч йөзләп йорт, үлән арасына чәчелеп яткан төрле төсләрдәге агач шакмаклар кебек, ямь-яшел агачларга күмелеп утыра иде. Р.Сибат

2) күч. Гомосексуаль ориентацияле кеше. Дәрига телсез калды. «Зәңгәр» икән ич бу, хайван. Ә ул аңа кайсы ягы беләндер ошый башлаган иде инде. М.Әмирханов. Баласы аныкы микән соң? «Зәңгәр» ләбаса ул. Ф.Садриев. Күз карашы әллә нинди: әллә наркотиктан, әллә ниндидер тыелгысыз теләктән тонган. Әллә «зәңгәр», әллә наркоман, әллә икесе бергә. Ә.Дусайлы

Зәңгәр көю Кешегә ачу-нәфрәт белән, йөз чытып карау. Зәңгәр күзлек аша карау Тормышны, кешене идеаллаштыру, аның кимчелекләренә, җитешсезлекләренә игътибар итмәү. Зәңгәр хыял Тормышка ашмаслык хыял. Балачакның зәңгәр хыялларын җыеп учка, Тарттым аска стоп-кранны... Р.Рахмани



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә