ЗӘНКИЛӘНҮ ф. 1. Явызлану, зәһәрләнү, усаллану. Муллагали аның якасыннан эләктереп алгач та, ул [Мөрем], зәнкиләнеп, тырнашырга кереште. А.Расих

2. зәнкиләнеп рәв. мәгъ. Төкселәнеп, караңгы чырай күрсәтеп; астыртын явызлык белән. Зәнкиләнеп кенә сөйләшү

Зәнкиләнә бару Торган саен зәнкилеге акрынлап арту. Йөзе торган саен зәнкиләнә бара, ерткыч хайванныкы кебек күзләренә карагач, күңеле, җаны тайчана иде. Казан утлары

Зәнкиләнеп китү Көтмәгәндә, кинәт зәнкиләнү

Зәнкиләнеп тору Әле, хәзерге вакытта зәнкиләнү. Бар, зәнкиләнеп торма, эшлә кушканны. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә