ЗӘНКИ и. фар. 1. 1) Кара тәнле кеше, негр. Болар күчмә гарәп кабиләләреннән булып, араларында зәнкиләр дә бар иде. А.Хәлим. Фарсы теленнән кергән «зәнки» сүзе – негр, эфиоп, кара тәнле кеше. А.Тимергалин 2) күч. Караңгы чырайлы, явыз, усал кеше. Чемоданга теге зәнки үзләре белән алып китәргә тиешле китап, кәгазьләрне тутырырга кереште. С.Поварисов 2. с. мәгъ. Кара эчле, явыз, оятсыз, карун. Һе, зәнки карчык!.. Күргәнең-күрмәгәнең шул булсын... Т.Гыйззәт |