ЗӘМҺӘРИР и. гар. 1. Көчле суык, кышкы әче салкыннар. Суыкның зәмһәрире, зәһре кискен, Тагы туктар, тагы атлар ул мескен. Г.Тукай. --- син мине кара буранда, кышкы зәмһәрирдә далага куасың. Р.Батулла

2. с. мәгъ. Үтә салкын, әче суык. --- бәлеш ашап яшәвенә, «мөкаддәс идеалын» югалтуга рухи җәзалана, үзен зәмһәрирдәй салкын, «уты сүнгән җәһәннәмгә» ыргытылгандай тоя. Р.Ганиева. Җанын зынҗырлап һәм өшетеп торган зәмһәрир салкын боз эри башлагандай булды ---. Г.Әпсәләмов. Әле менә иртән уянып китсәм – мәхшәр: котырынып-давыллап, төньяктан зәмһәрир җилләр исә ---. К.Миңлебаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә