ЗӘМИН и. фар. иск. 1) Җир, туфрак, ил. Ул ялт-йолт итте, һәм руе зәмин яктырып китте. Г.Тукай

2) күч. Җирлек, нигез, төп. --- күңел тынычлыгына зәмин әзерләнгәч, Абу, киресенчә, көрсенә, үзенә урын тапмый башлады һәм, башка уку йортында конкурста катнашырга ниятләп, бәяләмә сорап керде. Т.Галиуллин. Барыннан да бигрәк, кабер өстенә ташлар эшләтеп куйдырту өчен, матди чыгымнар кирәк. Алтын Урда дәүләтендә XIII гасыр ахырында моңа зәмин тупланган булган инде. М.Әхмәтҗанов. Драманың зәмине безнең тормышыбызда яңа дияргә мөмкин. Г.Кәрам

3) Мөмкинлек. Мөселман халыкларының төрле мәмләкәтләрдә таралып яшәве ---, төрле икътисади һәм сәяси зәминнәр тәэсире белән барлыкка килгән гореф-гадәтләрендәге кискен каршылыклар бу мәсьәләне бик нык катлауландырачагы ачыктыр. М.Галәү. «Мөселман иттифакы» сәяси партия булып яшәрлек Русия мөселманнары арасында зәмин юк иде. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә