ЗӘМЗӘМ и. гар. 1) Мәккә шәһәрендә Кәгъбә янындагы изге кое. Зәмзәм күзләдем еллар буе. Дәрдемәнд. Оҗмах түреннән агып чыгып, безнең фани дөньябызга нур өстәгән Зәмзәм һәм Кәүсәр чишмәләренең бер генә йотым булса да суын авыз итү – һәр мөселманның хыялыдыр. Татарстан чишмәләре

2) Шул коеның суы. Зәмзәм сулары белән юынып, изге җирләрдә дөньялык гөнаһларыннан ваз кичәр вакыт җитте. Ф.Латыйфи

Зәмзәм суы Хәмер, исерткеч эчемлек. Соңгы вакытта муллаларның әлеге каһәр төшкән «зәмзәм суы» белән авыз пычратулары шәйләнә башлады. С.Поварисов. Ул бит Казан каласында ике ел яшәп, унҗиде яшен тутырып та ресторан-мазарны белмәде, грузчик булып эшләп тә авызына «зәмзәм суы» капмады, аны үгетләп тә, көчләп тә эчерергә тырышып карадылар. Г.Ахунов. Спиртлы «зәмзәм суы» алтын бәясенә әйләнде. Х.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә