ЗӘКЯТ и. гар. 1) дини Ислам дине буенча, байлык, мал-мөлкәтең хисабыннан чыгып, ярлыларга һәм дин файдасына бирелергә тиешле еллык керемнең кырыктан бер өлеше (елына бер бирелә торган салым, сәдака). Теге көзне зәкятыннан китереп аударткан чи утыны белән иске җиләнен дә исәпкә тыга. Ә.Фәйзи. «Алла ризасы өчен зәкяттан бирелде Файзуллага 25 сум акча, бер кадак чәй – 3 сум, сигез аршин шведски – 12 сум, мәҗмугы – 40 сум». Г.Исхакый. Кәрим абзыйлар укырга дип зәкят акчасын биргәч, Хәлимнең шатлык белән тулган җаны шулай ук табигать тасвирлары ярдәмендә сурәтләнә… Р.Ганиева 2) тар. Ханлыклар чорында буйсындырылган халыкка хан тарафыннан салына торган салым |