ЗӘКЪКУМ и. гар. 1. 1) дини Җәһәннәмдә үсә дип фараз ителгән агулы агач. Бу яшьләр --- унтугызынчы-егерменче гасыр голямасының утырткан агачларының йемеше иде – зәкъкум йемеше иде. Г.Исхакый 2) күч. Көчле агу, зәһәр. Дөнья бутый, илне ярлыландыра, кешене эт көненә калдыра торган бер зәкъкум бар, ул да булса – аракы, имеш. С.Поварисов 2. с. мәгъ. к. зәкъкумле. Күңлемә утлар яга, Яндырып кан юлларымны, Нәкъ зәкъкум утлар ага… Һ.Такташ |