ЗӘЙТҮ’Н МАЕ и. Зәйтүн җимешеннән сыгып алына торган сортлы май. Бик яхшы ит эләкте, гомергә күрмәгән зәйтүн мае алдым, сөтен-катыгын, ярмасын, яшелчәсен сала башлагач, сумкам да, букчам да тулды. Ф.Садриев. Бит ул Иерусалимдә христиан динен кабул итте, ниндидер тау куышларында анадан тума шәрә, зәйтүн майларына буялып, --- кылган гөнаһларымны кичерә күр, дип ялынды. М.Хәбибуллин |