ЗӘЙТҮН и. гар. 1) Зәйтүнчәләр семьялыгыннан, вак аксыл чәчәкле, җимеше майга бай булган мәңге яшел көньяк агачы; русчасы: маслина, олива. Апеннин ярымутравында һәм утрауларда, бөртекле ашлыклардан һәм виноградтан тыш, цитрус һәм зәйтүн агачлары утырту бик киң таралган. И.Манаев. Субтропик районнарда мандарин, апельсин, хөрмә, анар, зәйтүн, бадам, әстерхан чикләвеге һәм тәмле җимешле башка үсемлекләр үстерәләр. Ботаника 2) Шул үсемлекнең җимеше. Борис Яковлевич зәйтүн җимешенә охшаш күзләрен тутырып миңа карап алды. М.Юныс. --- бер көнне хәзрәте Пәйгамбәр (с.г.в.), Сәгыд бине Убадә хәзрәтләре янына баргач, тегесе бер телем икмәк һәм зәйтүн чыгара. Х.Алгөл 3) к. зәйтүн гөле |