ЗӘГЫЙФЬЛЕК и. 1) Тәндәге физик кимчелек; гариплек. Менә шунда инде мин үземнең көчсезлегемне, зәгыйфьлегемне бик ачык сизәм. А.Шамов. Картлык зәгыйфьлеге аңа берәр юаныч, эш табып, аз вакытка онытылып торырга да ирек бирми. Ф.Хатипов 2) Көчсезлек, хәлсезлек, көчен, сәләтен югалткан булу; кимчелек. --- сәргаскәр сәламәт булса, гаскәрнең кувәте урынындадыр. Әмма гаскәрдә зәгыйфьлек пәйда булып, сугышка үзең кермәк лязим булса, ул вакытта нәүбәт сиңа төшеп, сугышка кергәйсең. К.Насыйри. --- падишаһның гаскәр башлыгын вә көчле гаскәрләр олугын юкка чыгардың һәм моның аркылы падишаһның гаскәренә зәгыйфьлек китердең. Ибн әл-Мөкаффаг 3) күч. Аң, акыл кимчелеге. Аның гакылына зәгыйфьлек килгән булыр. М.Фәйзи. [Мөстәкыйм] Башына зәгыйфьлек килсә дә, аның сүзендә дөреслек бар. Д.Салихов 4) күч. Түбәнлек, кимлек. Болай сөйләшеп утырганда, аның [М.Горький] турындагы фикерләрдә – шундый ваклык, шундый зәгыйфьлек. Хәтта минем ул язучының, бу бөек исем турында сөйләгәне өчен, авызына сугасым килде. Г.Бәширов |