ЗӘГЫЙФЬЛӘ’Ү ф. 1) Тәнгә, берәр әгъзага зыян китерү, имгәтү, гарипләү. Жуанжуаннар (жужаннарның икенче исеме), янәсе, үз әсирләренең башына дөянең балтырыннан яңа тунап алынган тире кисәге кидерәләр, ул кояшта кибеп кечерәя, баш сөяген кысып, мине зәгыйфьли. Г.Фәйзрахманов. Мәрхәбә сугыш зәгыйфьләгән егетнең күзләрендә мөлдерәмә тулы сөю җылысын тойды. Ш.Янбаев

2) күч. Акыл, уйлау сәләтенә зыян китерү

3) күч. Кеше аңында җәмгыятькә һәм үзара мөнәсәбәтләрдә әдәп-әхлак нормаларын, яшәеш принципларын бозу, идеалларны юкка чыгару, яшь буында тискәре сыйфатлар барлыкка китерү. Алар [Кутузовлар] булмаганга күрә дә Сириннәребез өстеннән тәкәббер лейтенант Майорчуклар гына командалык итә, буын-буын яшьләребезне әнә шулар әхлакый зәгыйфьли. Р.Шәрәфиев

Зәгыйфьләп бетерү Тәмам, бик нык зәгыйфьләү

Зәгыйфьли бару Торган саен ныграк зәгыйфьләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә