ЗӘГЫЙФЬЛӘНҮ ф. 1) Имгәнеп, авырып, картаеп зәгыйфь хәлгә килү, зәгыйфькә әйләнү. Тешәгәндә таш чәчрәп, сул күзе дә зәгыйфьләнгән иде. А.Гыйләҗев. Клиникага исә Вафина бөерләренең эшчәнлеге бөтенләй зәгыйфьләнгәч кенә килеп эләккән. М.Маликова. Тын су өстендә миңгерәгән, сәламәтлеге зәгыйфьләнгән корбан балыклары шулай өскә чыга, болганып йөри башлый. М.Рәфыйков 2) Начар үсү; нинди дә булса сәбәп аркасында үсеше тоткарлану, тиешенчә үсә алмау, җитлекмәү. Урыны-урыны белән караеп торган, зәгыйфьләнгән иген камылларын да «Арыш анасының эзләре» дип уйлаганнар. Г.Гыйльманов. Яфраклары саргайган, таплы-таплы чәчәкләре зәгыйфьләнгән; үрчемлелеге кимегән. Р.Зәкиев 3) Көчсезләнү, куәте кимү, хәлсезләнү, көче югалу. Менә ярлылык башланып, хәзинә ярлылангач, мәмләкәттә башбаштаклык туды. Шуның аркасында Алтын Урда зәгыйфьләнде. Г.Гобәйдуллин. Саный башлаганда шактый көр яңгыраган тавыш егермеләр тирәсендә зәгыйфьләнә, сүнә башлады. М.Юныс. Ышанычлырак булсын дип, снайпер тагын бер тапкыр мылтык тәтесенә басты, икенче пуля да шул ук юлны узды, көче кимеп, зәгыйфьләнә башлаган йөрәк яныннан гына үтте. А.Гыйләҗев 4) Интенсивлыгы кимү, киеренкелеге юкка чыгу. Җир астындагы пар бер куәтләнсә, бер зәгыйфьләнсә, ул вакытта җир бер күтәрелә вә бер төшә дә, зилзилә хасил була. Ф.Әмирхан 5) Нормаль уйлау, фикер йөртә алу сәләтенә зыян килү. Ләкин ул, теге телсез әпә кебек, аң-зиһене зәгыйфьләнгән бер мескен зат та түгел. Г.Гыйльманов. Кешенең тиресе саргая, сөякләре сынучан була, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, элекке тойгылары һәм кызыксынулары югала, ул тиз картая. Мәгариф 6) күч. Төшенкелеккә бирелү, бар нәрсәне начар итеп күрү, бары начарлык эзләү. Бөтен җире дә исән-сау аның. Әмма рухы зәгыйфьләнгән, күңел ярлары какшаган… Г.Гыйльманов Зәгыйфьләнә бару Акрынлап, аз-азлап зәгыйфьлеге көчәю. Ифрат зиһенле, зирәк үлчәмле күренгән агаебыз акылга зәгыйфьләнә бара түгелме? Т.Галиуллин. --- тирән зәвыклы язучы яисә тәнкыйтьче күзе генә тотып ала алырлык кайбер үзгәреш-үсеш чалымнарын, йә булмаса, прозаның котылгысыз рәвештә зәгыйфьләнә баруын тоябызмы, сиземлибезме? Ф.Латыйфи Зәгыйфьләнә башлау Зәгыйфьлек билгеләре күренү. Ләкин кыпчак иленең Монголиядә булган мәркәзгә баглануы акрынлап зәгыйфьләнә башлап, Мәнги ханнан соң бөтенләй бетте. Г.Гобәйдуллин. Балигъ булып, иблис эшчәнлеге нәтиҗәсендә иман савыты зәгыйфьләнә башлагач кына, диннең кирәге чыга. И.Әмирханов Зәгыйфьләнә төшү Тагы да зәгыйфьләнү. Ә инде картлык килеп зәгыйфьләнә төшкәч, комсыз булу бер дә килешми. А.Ганиев Зәгыйфьләнеп бетү Бик нык, тәмам зәгыйфьләнү. Әмма ул көннәрнең салкын һавасы әтиебезнең зәгыйфьләнеп беткән үпкәләрен барыбер куырып алган булып чыкты. Р.Фәизов. Бозлы су --- җиргә агып төште, тапталып, зәгыйфьләнеп беткән үлән бөртекләренә яшәү бүләк итте... Г.Гыйльманов Зәгыйфьләнеп калу Билгеле бер сәбәп, хәл, вакыйгадан соң зәгыйфьләнү. Таш белән бастырсаң, үлән дә сытыла, төссезләнеп, зәгыйфьләнеп кала, үзенең асыл сыйфатларын җуеп, шәкелен танымаслык итеп үзгәртә. Ф.Галимуллин Зәгыйфьләнеп китү Кинәт, бераз, беркадәр зәгыйфьләнү. Аксак Тимер тарафыннан Алтын Урда шәһәрләре җимерелгәч, Түбән Идел – Җаек төбәгендә утрак тормыш шактый дәрәҗәдә зәгыйфьләнеп китә. Әдәбият |