ЗӘГЫЙФЬЛӘНДЕРҮ ф. 1) Зәгыйфь хәлгә китерү, гарипләү, имгәтү. Фигурасының бик күп татар хатыннарыныкы ишкелле зәгыйфьләндерелгән булмавы --- миндә яхшы хис калдырды. Ф.Әмирхан

2) Көчсезләндерү, көчен бетерү, хәлен алу. Болар [дәүләт ягыннан ярдәмне азайту] һәм башка сәбәпләр татар авылларын зәгыйфьләндерә генә. Рәмзи Вәлиев. Аксак Тимер, Алтын Урданы тәмам зәгыйфьләндерү максатында, иң беренче нәүбәттә икътисад, мәдәният, һөнәрчелек, сәүдә үзәкләре булган шәһәрләргә һөҗүм итте. Мирас

Зәгыйфьләндерә төшү Бераз зәгыйфләндерү, шундый хәлгә китерү

Зәгыйфьләндереп бетерү Тәмам, бик нык зәгыйфьләндерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә