ЗӘГЫЙФЬ с. гар. 1. 1) Физик яктан кимчелекле, тәненең берәр әгъзасы имгәнгән, авыру, гарип. Заһидулла агай үз вакытында гаскәргә дә алынмады, соңрак сугышка да бармады: бер аягы зәгыйфь аның. М.Кәрим. Сәламәт йөрәк мондый катлаулануны шактый ансат җиңә, ә зәгыйфь йөрәк өчен ул авыр көрәшкә әверелә. Могҗизалар энциклопедиясе

2) Көчсез, хәлсез, теге яки бу эшне башкаруга сәләтсез, башкалар ярдәменә мохтаҗ. Хәзер инде ул ашыкмый, кабаланмый, саф һава сулап керергә чыккан зәгыйфь карт кебек, аягын атлар-атламас кына бара бирә. М.Насыйбуллин. Кайчагында көчле ирләр эшли алмаганны зәгыйфь кенә хатын-кыз менә дигән иттереп башкарып чыга бит. Г.Әпсәләмов

3) Начар үскән; үсеп, өлгереп җитмәгән, җитлекмәгән. Мыекчалар үсемлекнең зәгыйфь сабагын ныгыту хезмәтен үти. Ботаника

4) Көчсез, ишетелер-ишетелмәс; сизелер-сизелмәс (кенә) булган. Гөлшәһидә тамыр тибешен капшады: һаман бик зәгыйфь. Г.Әпсәләмов. Төтен эчендә бишле лампаның зәгыйфь яктысы тагы да зәгыйфьрәк булып күренә. Г.Гобәй

5) Сыйфаты ягыннан тиешле дәрәҗәдә булмаган, сыйфатсыз. Мөхәррирнең драмалары комедияләренә караганда да зәгыйфьрәк вә төссезрәк. Г.Кәрам. Шагыйрь --- беренче зәгыйфь шигырьләре белән --- динчелек мирасына каршы ачыктан-ачык сугыш ачты. А.Гыйләҗев. Кулына бәяләү өчен йомшак, зәгыйфь әсәр килеп керсә дә, Гариф абый --- күтәрелеп бәрелмәс ---. Т.Галиуллин

2. рәв. мәгъ. 1) Начар гына булып, көчсез булып. Матвей Иванович каршында илаһи көчен җуйган бакыр кисәге, агач тамырына туры килеп, зәгыйфь зыңлап алды да, юл тузанына батып, күздән югалды. Г.Гобәй

2) Эшләнеше түбән; начар, тиешле дәрәҗәгә җиткермичә. --- бу әсәрләр берсе дә әдәби вакыйга була алмыйлар һәм әдәби эшләнешләре ягыннан шактый ук зәгыйфь булып туалар. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә