ЗӘГЪФРАН и. гар. 1) Сусынчалар семьялыгыннан, яфраклары тамыр яны таралгысы ясап үсә торган, сары буяу матдәсенә бай булган хуш исле шәмәхә чәчәкле, бүлбе-суганчалы көньяк үсемлеге; русчасы: шафран. --- тәрәзәдән чыгып барганда, зәгъфран гөле чүлмәген челпәрәмә китерүем һәм аны мәчебезгә сылтаганым исемә килеп төште дә, үз-үземне белештермичә, үксеп елап җибәрдем… Җ.Тәрҗеманов

2) Шул үсемлекне киптереп әзерләнгән аш тәмләткеч. Шуннан соң сөзелгән шулпага пешкән сарык итен, он белән кыздырылган суганны салырга, зәгъфран (шафран), тоз, борыч сибеп, тагы кайнатып чыгарырга кирәк. Йорт эшләре

3) Шул үсемлекнең киптерелгән чәчәге серкәсеннән алынган буяу. Өйлә тәһарәте берлән хәзрәт тарелкага зәгъфран берлән аяте шифа да язып җибәрде. Г.Исхакый. --- каурый каләмне зәгъфран карасына манган арада, сыңар куллы кешенең йөзендә ниндидер таныш чырай күреп, акырып җибәрә. К.Нәҗми

4) Зәгъфраннан алынган буяу төсенә туры килгән кызгылт сары төс. Зәһәрләнә, төсе зәңгәрләнә, Гыйфритләнә килен өстенә; Бичара килен – яп-яшь кызга Зәгъфрандай сары төс иңә. Г.Тукай. Капка уентыгында зәгъфран сарылары иңгән чибәр йөз күренде. Ф.Латыйфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә