ЗӘВЫКСЫЗ с. 1. 1) Зәвыгы, гүзәллекне тою сәләте булмаган; рухи ләззәт бирми торган. Зәвыксыз да түгел: теләгәндә киенә белә, вакытында матур сүзләр белән синең күңелеңне ача ала!.. Г.Ибраһимов. Күргәнегезчә, мин [Жан] чирек минутта куркыныч үч алучыдан зәвыксыз бай сәүдәгәргә охшап калдым. Ш.Рәкыйпов. Маркиан исә аның өчен комган тотучы гына иде – ни акылы, ни ирлеге юк, тупас һәм зәвыксыз бер бәндә. М.Хәбибуллин 2) Зәвык белән эшләнмәгән (ясалмаган). Борынгы урыннары рәхимсез җимертелгән, кайбер урыннары зәвыксыз төзелгән башкалама сыкранып карыйм. М.Галиев 2. рәв. мәгъ. Зәвыгы түбән хәлдә, матурлыгы исәпкә алынмыйча. Күп җирләрдә, тирә-юньгә ямь биреп, манаралы мәчетләр калкып чыкты (дөрес, аларның күбесе ашык-пошык, зәвыксыз һәм фәкыйрь салынды ---). Р.Фәйзуллин. Нәрсә генә маташтырмаганнар: чыршы бизи торган ялтыравык укалар, зәвыксыз гына ясалган рәсемле, еш алышынып торган сәхнә дисеңме, сәхнәдә дә, залда да түшәмнән асылынып төшкән, ялык-йолык килеп әйләнә торган көзгеле шарлар дисеңме – берсе дә калмаган. Казан утлары |