ЗӘВЫКЛЫ с. 1. 1) Сиземләү сәләте зур булган, матурлыкны, гүзәллекне тоя белгән. --- тирән зәвыклы язучы яисә тәнкыйтьче күзе генә тотып ала алырлык кайбер үзгәреш-үсеш чалымнарын, йә булмаса, прозаның котылгысыз рәвештә зәгыйфьләнә баруын тоябызмы, сиземлибезме? Ф.Латыйфи 2) Зәвык белән эшләнгән, матур, нәфис. Йортлар бизәлешендә ул бер дә зәвыклы төсмерләр таба алмады. Г.Үзиле. Агач, салам, бамбуктан ясалган юан балдак, авыл өстәле яисә, киресенчә, бик зәвыклы япон сервировкасы өчен кулай санала. Сөембикә 2. и. мәгъ. Матурлыкка, гүзәллеккә эстетик бәя бирүче кеше. --- бүгенге заман тамашачысының коллектив портретында билгеле бер төркем обывательләрне, арзан зәвыклыларны да табып булсын, ди, ләкин бит иң түбән обывательнең дә эчендә кеше җаны бар. Г.Ахунов 3. рәв. мәгъ. 1) Зәвык белән, пөхтә, матур итеп. Бүлмәләр генә түгел, хәтта кухня да күзләреңне иркәләп, җанга рәхәт бирә торган итеп зәвыклы җыештырылган. М.Максуд 2) Чын күңелдән, рәхәтләнеп, тәм табып. Зәвыклы итеп көлде Җәмил, мәзәкчел малайларга хас булганча. Г.Гобәй |