ЗӘВЫКЛАНУ ф. Зәвык, ләззәт алу, тәм табу, рухи рәхәтлек, канәгатьлек кичерү. Мин, җәйге табигатьнең кояш баткандагы аһәңенә зәвыкланып, яшел печән белән ябылган куыш буендагы бүтәкә үләннәре өстендә утырам. М.Мостафин