ЗӘВЫК и. гар. 1. 1) Матурлыкны, гүзәллекне тоя белү, әйбер, күренешләргә эстетик бәя бирә белү сәләте. Гомернең күп елларын Мәскәү консерваториясендә уку, Мәскәүдә яшәү, гомеренең күп елларын Мәскәүнең күренекле сәнгать осталары белән аралашып үткәрүләре берсе дә эзсез калмаган, әнкәйнең зәвыгын формалаштырган. Ә.Айдарская. Теге яки бу халыкның борынгылыгын, зәвыгының камиллек дәрәҗәсен белергә теләсәң, аның хатын-кызларына, аларның да кием-салымына, үз-үзен тотышына игътибар ит. Ф.Латыйфи. Зәвык белән эшләнгән йомшак утыргычлар! Мирас 2) Эчке сиземләү сәләте. Ата-баба, йорт салганда, тәрәзә наличнигын үз зәвыгына туры китереп эшләгән. М.Мәһдиев. Алмабикәнең күңел зәвыгы тупас ак офицер табигатен һич кабул итә алмый. С.Поварисов 3) Ләззәт, рухи канәгатьлек, хозур. --- минем белүемчә, моңа кадәр берәүнең дә үз файдасы, үз зәвыгы өчен генә музыкант яисә артист булганы юк әле. Г.Бәширов 4) Кызыксыну, мавыгу. [Ибрай сабан сөрүгә] Файдалы эш итеп түгел, бер зәвык итеп кенә карый. Г.Гобәй 2. рәв. мәгъ. Сүзгә оста, һәвәс. Егет сүзгә бик зәвык, чая булып чыкты. А.Шамов ◊ Зәвык ачу Табигатьтә яки башка җирдә җыр-музыка белән күңел ачу, ләззәт алу. Гадәттә, берничә кеше үзара зиһен-хыял җитезлеген сынашып зәвык ачу өчен, халык телендә күчерелмә мәгънәдә йөргән кыска гына шигъри сөйләм белән ике нәрсәдән берсенең охшашын әйтеп икенчесен табуга, шулай ук тапкыр җавап алу, кара исәп белән мәсьәлә чишү өчен, телебездә әйтелеп йөргән четерекле сорауларга, башваткычларга «табышмак» диләр. Н.Исәнбәт. Зәвык ачып утыру к. зәвык ачу |