ЗӘВАЛ и. гар. иск. кит. 1) Китү, бетү, юкка чыгу, югалу. Күрмәсәң дә син һичбер зәвал да, югалгандыр шунда күп атсыз. М.Җәлил 2) Кояшның төшлектән баюга таба авышуы. --- бу ел рамазан шәрифтә пәнҗешәмбе көн зәвал вакытында мәгъриб тарафындин бер койрыклы йолдыз пәйда булды. М.Госманов. Авык ул дәм күзен текәп күккә бакар, Күккә бакып зәвал вакыт булмыш күрер. Дастан 3) Чик, кульминацион нокта, үсү яки кимүнең иң соңгы, ахыргы чиге. Һәр кәмальнең бер зәвалы бар. Мәкаль 4) күч. Үлем. Әбү Ләһәб анда иде, әйтте: «Зәвал сиңа ки, бу кадәр халыкны тугры юлдан яздырдың! Янә аздырмак эстәрсең!» – диде. К.Насыйри |