ЗӘБУР и. гар. Дауд пәйгамбәргә бирелгән китап; Псалмнар Китабы, Псалтырь, догалар җыентыгы. Исламның төп кануны Коръән булса, башка дини китапларны да инкяр итми. Гайса пәйгамбәр дәверендәге Инҗил (Евангелие – Иисус Христос), Дауд дәверендәге Зәбур (Псалма – Давид), Муса пәйгамбәрнең Тәүраты (Библия – Моисей) китапларын кабул итә. Т.Нәбиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә