ЗАЯ’ (ЗАЯГА’) УЗУ ф. Бушка, әрәмгә китү, мәгънәсезгә сарыф ителү, югалту. Минем җавапны көтеп, вакытын заяга уздырып тормастан, ул «мин бернәрсә белмим…»ен халык көенә шыңшый-шыңшый китеп барды. Т.Галиуллин. Акмал, чуен юл стансаларында вагон бушатып, Идел баржаларына утындыр, тоздыр ише нәрсәләр төяп, бер ел чамасы гомерен заяга диярлек уздырып җибәрде. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә