ЗАҺИРИ с. гар. иск. кит. 1. Тышкы, тыштагы, күренеп торган, тышкы якка караган. Бу, икенчедән, мәйданга заһири шатлык бирә. Г.Ибраһимов. Газизә Хәнифә, сәнең ялгыз заһири кыяфәтеңә дәгел, хөсне әхлакыңа кәзалик гашыйк улдым. М.Акъегет

2. и. мәгъ. Тышкы күренеш, кыяфәт, килеш-килбәт. «Карама беләккә, кара йөрәккә» [мәкале] кешенең сурәт заһирисенә вә кыяфәтенә игътибар итмә, мәгърифәтенә кара, димәк. К.Насыйри



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә