ЗАТСЫЗЛЫК и. сөйл. Әдәпсезлек, әдәп кагыйдәләреннән читкә китү, тәртипсезлек. Андый-мондый тупас сүз әйтеп затсызлыгыңны белдермә! Г.Исхакый. Галәм фасылларының билгеле бер агышында адәм балаларына курку иңә, затсызлык, комсызлык арта. Ф.Латыйфи. Ихтимал, җитәкчеләрнең затлылыгы яки затсызлыгы хатыннарыннан да киләдер. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә