ЗАТСЫЗЛАНУ ф. сөйл. Әдәпсез кылану, үзен әдәпсез, тәрбиясез, оятсыз тоту. Шул бит инде [Нуриасма], затсызланып, яңагына миң ясап йөри, сул яңактагы миң егетләргә мәхәббәтле күрсәтә, дип сөйләнә иде. Ш.Хөсәенов. Өстәл янына утыралар да, аракы эчә-эчә, ничек итеп тегенең белән булуларын затсызланып сөйли башлыйлар. Ш.Галиев

Затсызлана бару Торган саен ныграк затсызлану

Затсызланып бетү Тәмам, бик нык затсызлану

Затсызланып китү Кинәт, көтмәгәндә затсызлык күрсәтү

Затсызланып тору Вакыт-вакыт, еш яки хәзерге вакытта затсызлык күрсәтү. Килененең затсызланып торуына Гайшә әбинең йөрәге әрнеде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә