ЗАТСЫЗ с. 1. 1) Нәсел-нәсәбе, чыгышы белән затлы, асыл нәселдән булмаган. --- морзалар үзләрен өстен санаганнар, «түбәннәр» белән аралашмаска тырышканнар, --- борын еш кына ишетелә торган «затлы» яки «затсыз» дигән төшенчә дә әнә шуннан килеп чыккан булса кирәк. Ә.Еники

2) сөйл. Әдәпсез, тәртипсез, тәрбиясез; начар холыклы. Бу мулланың һәр әгъзасы моның бик затсыз бер татар мулласы икәнлеген белдереп торалар иде. Г.Тукай. Сөннәтче бабайның әллә ничә еллардан бирле өйрәнгән гадәтләренә илтифат итмәенчә, үзе теләгәнчә кылана торган шул затсыз карчык аны җирәндерде. Г.Исхакый. Әлбәттә, тыштан күрсәтмәсә дә, эчтән затсыз Туктамышка җирәнеп караган, --- Тимер бәк бу яуны тегенең тар-мар ителүе белән тәмамларга теләгәндер. С.Шәмси

3) Түбән сыйфатлы, начар эшләнгән, сыйфатсыз. Алтын акыл затсыз малга кызыкмый ул. У.Шекспир. Затлы күлмәк киясе килгән хатын-кыз затсыз күлмәген сала белергә тиеш. Р.Батулла. Затсыз тәмәкедән саргайган тешләре генә артык эре. Т.Галиуллин

4) сөйл. Начар, әшәке, оятсыз; тыелган. Гадәттәгечә затсыз сүзләр әйтергә тотынганчы дип, Хәйруллаһ бәй яныннан тиз генә йөгереп чыгып киттем. Р.-Н.Гүнтәкин. Күңел ярасына тәмсез телләрдән затсыз сүзләр сибелүен теләми иде ул [Мидхәт]. М.Маликова

2. рәв. мәгъ. Сыйфатсыз, начар итеп. Бу мәкаль, икенчеләй миңа эш кушмасыннар дигән кебек, формаль һәм затсыз эшләргә мисал ителә. Ш.Хөсәенов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә