ЗАТОН и. рус 1) Ярдан эчкә кереп торган елга култыгы. Затон ярлары арасында йөри торган паром эзенең көмеш тимгелләре дә озакка бармыйлар, шомаралар. К.Нәҗми

2) Пароходларга агымдагы ремонт ясау, елгаларда сезон ябылгач, кышын аларны саклау өчен махсус җиһазландырылган урын. Көннәрдән бер көнне Казанның Балык базарыннан үзе кебек бер эшчене затонга илтеп куя. Ф.Галимуллин. Гаңгылдашып аккош-пароходлар Затоннардан юлга чыгалар. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә