ЗАТЛЫЛЫК и. 1) Затлы булу, күркәм холыклылык, югары эчке культурага ия булганлык. «Затлылык» дигән сыйфат та чамалы икән Сәүдә Сафинада: улын бер күрергә тилмергән әтисен ул Рафаэль янына якын да җибәрмәде. Г.Ахунов. Синең затлылыгың алдында гына түгел, зирәклегең алдында да баш иям. З.Фәтхетдинов. Конисская зыялы булуы белән бик күпләрдән аерылып тора, һәм аның шушы югары сыйфатын, затлылыгын немецның затлы офицерлары, солдатлары да бәяли беләләр. А.Гыйләҗев 2) Матур, күркәм булу. Янә бер баруында алиһәнең күлмәк якалары, үзенә күрә челтәр кыяфәте алып, бертөрле затлылык өстәгән иде. К.Миңлебаев |