ЗАТЛЫ с. 1. 1) Яхшы нәселдән булган, асыл зат нәселеннән яки чыгышы морза һ.б.ш.лар нәселеннән килә торган. Бигрәк тә затлы нәселдән килүче дворяннарга, патша түрәләренә, офицер халкына көн бетте. З.Фәтхетдинов. Ул [Фатыйма] морзалык, затлы нәсел белән мактануны, башкаларга түбәнсетеп карауны кире кага. Әдәбият

2) Тәрбияле, яхшы тәрбия алган, югары эчке культуралы; зыялы. Мин ул затлы кешеләрне күреп беләм. Татарстан яшьләре

3) Яхшы токымлы, нәселле. Ә хәзер һәр колхоз өстендә дөньядагы бу иң гүзәл, иң затлы, иң зыянсыз кошлар төркем-төркем очалар, түбә кыекларында, сарай түбәләрендә гөрлиләр. Г.Әпсәләмов

4) Югары сыйфатлы, сыйфаты һәм материалы яхшы булган, кыйммәтле, асыл, югары бәядәге. Бик әйбәт затлы сатин икән, рәхмәт инде үзеңә. Ш.Камал. Ераклардан балкып тора Яңа бистә утлары, Ефәк кебек асыл затлы Казан фабрик мехлары. Р.Ишморат. Кодагыйга бирергә дә бер затлырак нәрсә алмый килешмәс. М.Фәйзи

5) Тәмле, хуш исле. Шәрык илләрендә әле дә кунакханәләрдә искә зур игътибар бирәләр: сандал агачы исе, арахис исе һ.б. затлы исләр чыгарып бүлмә әзерләү кунакка ихтирам билгесе булып санала. М.Мәһдиев

6) Матур, күркәм. Ресторанның иң затлы бүлмәсендә йөз кешелек табын әзерләнде. Н.Гыйматдинова

7). Дәрәҗәле, күренекле; бөек. Һәм бу затлы исемнең Мөхәммәт ага Мәһдиевкә рәсми рәвештә бирелгәнен ишетү чын әдәбиятка мөкиббән меңнәргә --- сөенечле бер вакыйга булганына иманым камил. М.Галиев

8) Зур, саллы, лаеклы. – Шагыйрә Жанна Баянова әдәбиятка бик матур, затлы өлеш кертте, – диде абзый. – Аның шигырьләре тел җәүһәрләреннән үрелгән асыл муенсага тиң иде. М.Маликова

9) Югары зәвыклы, рухи ләззәт бирә торган. --- затлы бер фикер тугандыр, шул затлы фикерен ул үзенең сүз тыңлаучан энесе Фатыйх белән ирләрчә, икәүдән-икәү генә бизмән тәлинкәсендә үлчәп карарга ният кыладыр. Г.Ахунов. [Рәшит Ваһаповның] Хәрәкәтләре дә бик табигый, сәхнә культурасы да югары, затлы иде. Мәдәни җомга

2. рәв. мәгъ. Матур, яхшы, әйбәт итеп. Затлы киенгәннәр, ат дирбияләре дә ялт-йолт итә. М.Хәбибуллин

Затлы агач Гадәттә мебель ясау өчен кулланыла торган кыйммәтле агач (мәс., чикләвек агачы, кызыл агач). Бу – затлы агачтан матур сырлап, чын сәдәпләр белән бизәкләп эшләнгән бик нәфис язу өстәле иде. Г.Гобәй. Затлы металлар Алтын-көмеш һәм башка кыйммәтле, тутыкмый торган металлар. Казан көмеш осталарының эшләре аларның затлы металлардан ясалган әйберләр эшкәртү һәм бизәү техникасын бик әйбәт белүләрен күрсәтә. Д.Рамазанова. Зәңгәрсу асылташлы алтын алкалар таккан, ачык муенында нечкә чылбырга беркетелгән, затлы металлдан коелган арыслан башы ыржаеп тора. Ш.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә