ЗА’ТӘН рәв. гар. 1. Асылда, нигездә, чынында, дөресендә. Затән безнең ашын ашаган, яшен яшәгән картларыбызны, корган агачтан дуга ясарга мөмкин булмаган кеби, тугры юлга күндерүе мөмкин түгелдер. Г.Тукай. Затән моның Зыяга кирәге дә юк; анда бар музыка, шул аңа җитә. Г.Ибраһимов 2. кер. сүз мәгъ. Гомумән алганда. Затән, Гаяз әфәнденең һәммә пьесаларында да сәхнә өчен авырлыклар, кирәкмәс дәрәҗәдә озын монологлар бар. С.Рәмиев. Затән, бу тармакларны татарлар арасында социализм хәрәкәтенең тарихын язучы берәм-берәм тикшерергә тиеш. Казан утлары |