ЗАТ и. гар. 1. 1) Төп билгеләре гомуми булган предметлар, җан ияләре төркеме. Һәм [ул], тамагы ач булуга карамастан, ашарга да сорап тормыйча, төендә азык заты юклыгын истә тотты булса кирәк, эшкә кереште. М.Әмир. Җылы канлы хайваннарның күкәй күзәнәкләре, сазлыкта тереклек итүче җир-су затларыныкына караганда, йөзләрчә тапкыр кечкенәрәк. Могҗизалар энциклопедиясе 2) Җенес. Аның сул ягына хатын-кызлар, уң ягына ир затындагы кешеләр утырды. Н.Фәттах 3) Кеше, адәм баласы, шәхес. Дөньяда тагын бер гадәттән тыш зат – Мөхәммәт Тулеевның әрвахы пәйда булу, әйткәнебезчә, вакыйгалар барышын үзгәртеп җибәрсә дә, лаборатория өчен артык кыенлык тудырмады. А.Тимергалин. Кеше – биологик һәм социаль зат. Могҗизалар энциклопедиясе. Чөнки Әни заты бернинди долларлар, фунт-стерлинглар белән дә бәяли алмаслык олы Бәхет ул! Сөембикә 4) миф. Адәм балалары яки табигатьтән өстен көчләр. Нишләттең малкайны, пәри заты?! Н.Гыйматдинова. Язмыш – илаһи зат, сихри көч, тылсым иясе, дигәнне белдерә. Г.Гыйльманов. Бер генә зат та, хәтта Күк Иясе дә Ана каргышына каршы килә алмаган. Р.Батулла 5) Нинди дә булса әйбер, нәрсә, предмет. Әдилбәк челем тартмый торган кеше була. Тәмәке заты тотмыйм бит, дип җавап бирә. Г.Ахунов. Җирдә ник бер үлән заты булсын, аяк астындагы кызыл туфрак кыштырдап тора. Ф.Бәйрәмова. Бүгенге көндә өйдә өреп очырырлык ризык заты юк... М.Хәсәнов 6) Чыгыш, нәсел, ыру, токым. --- күркәм дә, батыр да, кыю да шәхесләр булып, юк, изге затлардай булып күз алдына килә алар. Мирас 7) Нинди дә булса уртак сыйфатлары, башкарган эше, профессиясе белән аерымланган төркем. – Син – Ибрашка заты! Зимаг-гур! – Ә син – Бур Дәүләтхан каны!.. Р.Камалов. Күпме текә затлар машинада гына йөри хәзер. Ф.Баттал. Яшьлек ике бирелми, хәтта укытучы затка да. Т.Галиуллин 8) Кеше арасына чыкканда гына, яхшыга кия торган кием турында; кешелеккә, рәешкә. Алай да мунча кереп, затка кия торган күлмәген киеп, чәчәкле ефәк яулыгын бәйләгәч, нур кереп киткәндәй булды үзенә. Б.Камалов 9) лингв. Эш-хәрәкәтнең сөйләүчегә мөнәсәбәтен белдерә торган грамматик категория. Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләдә һәрвакыт пауза белән аерылалар, һәм, кагыйдә буларак, аларның иясе белән хәбәре затта ярашалар. М.Зәкиев 2. с. мәгъ. сөйл. Гүзәл сыйфатлы, бәһале; дәрәҗәле. Зат җиһаз. Зат кием-салым |