ЗАСТА’ВКА и. рус махс. 1) Китапта текст, бүлек башланган битнең өске өлешендәге бизәк, орнамент, рәсем. Китапның җыйнак калыбы да, сәнгати яктан бизәлеше дә күңелгә хуш килә. Аның тышлыгы, форзацлары, заставкалары һәм нәфис миниатюралар дәрәҗәсендәге иллюстрацияләре Надия Фәхретдинова тарафыннан эшләнгән. Р.Әмирхан 2) Телевидение, радио тапшыруларының башында кабатлана торган музыка, рәсем, эфирда паузаларны тутырган композиция. --- радиоалгычны кабыздым да соңгы мәртәбә эфирга чыктым. Һәрвакыттагыча алхәбәр – заставка сыйфатында «Космическая фабрика», «Гастролирующий ансамбль» альбомыннан Криденсларның ике минутлык боевигын куйдым. Т.Кәримов 3) сөйл. Компьютер, кәрәзле телефон экранына куелган рәсем |