ЗАСТА’ВА и. рус хәрби 1) Дәүләт чиген саклый торган хәрби подразделение. Этләргә акыллы, җитди булу килешәрәк төшә (чик буе заставасындагы овчаркаларны нәкъ менә шуның өчен яраттым да инде мин). Р.Низамиев. Башта аны комсомол секретаре итеп сайлыйлар, аннары застава командирының политбүлек урынбасары итеп билгелиләр. Х.Бәдигый. Мин аны, Сосновка авылына бара торган юл дип, заставага бара торган юлга җибәрдем. А.Әхмәт

2) Шул подразделение урнашкан урын. Җиһангир, элек әтисе белән заставада торганлыктан һәм хәрби тормышка берникадәр күнеккән булганлыктан, Опанас Грайның сүзләрен тиз төшенә барды. Г.Әпсәләмов

3) Каравыл отряды, подразделениесе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә