ЗАСЛОН и. рус 1) Саклану киртәсе; нәрсәдән дә булса саклану өчен куела торган әйбер. Район территориясендә терроризмга һәм экстремизмга ышанычлы заслон кую, гражданнарның шәхси хокукын һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү беренчел бурыч булып кала. Туган як 2) хәрби Хәрби операция вакытында дошманның төп көчен үзенә юнәлдереп, һөҗүмне уңышлы башкаруга ярдәм итә торган сугышчан отряд. Аның приказы буенча роталар дошманның сафлары хәлсезрәк булган бер юнәлешкә удар ясыйлар, ә заслонда калдырылган Х.Сабиров взводы дошманны калган участокларда тоткарлап тора. Г.Мөхәммәтшин |