ЗАСА’ДА и. рус хәрби 1) Яшерен урыннан дошманга көтмәгәндә һөҗүм итү ысулы; поскын. Мөгаен, алар безнең полк батареяләренең засадада торуын абайламый калды булса кирәк. Ә.Галиев. Засадага эләккән бер байгура, егетләр сизмәгәндә генә, кесәсеннән бер йомарлам кипкән кызыл балчык алып, канауга ташлады. З.Фәтхетдинов. Кауровның немец засадасы белән бәрелешүе бик мөмкин. Г.Әпсәләмов 2) Шундый һөҗүм өчен әзер торган отряд, төркем. Яна башлаган танк, арттагы танкларга юл бирү өченме, әллә засададагы бутылкачыларны сытып ташлау нияте беләнме, кинәт уңга борыла. И.Гази 3) Засада отряды урнашкан урын. Кичкә кырын засадада ята иде ул, шунда бөтен җирдә аңламаслык бер тынлык иде. Ә.Исхак |