ЗАРЯД и. рус 1) хәрби Утлы коралда (снаряд гильзасында, патронда һ.б.ш.да) тиз кабынып китүчән шартлагыч матдә. --- Габдрахман Галиев, авыл яшьләре арасында физкультура-спорт эшләрен җәеп җибәрү өчен, волейбол җәтмәседер, туплар, әллә ниткән герләр, һәртөрле сикерү, суга чуму, муен сындыру әсбаплары алган, хәтта тартма-тартма зарядлары белән кече калибрлы мылтык алырга да онытмаган. Ф.Хөсни

2) физ. Электр корылмасы. А.Бугорский алган нурланыш заряды 200 мең рентген белән исәпләнә. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә