ЗАРЫКТЫРУ ф. Бик нык көттереп арыту, тилмертү. Еллар буе кызны зарыктырды Шул атаның йөрәк сагышы. М.Җәлил. --- көттереп, зарыктырып дөньяга килде Вася. Ф.Латыйфи. – Я, сөйлә инде, зарыктырма? – дип, Габдулла иптәшен куыра башлады. Ә.Фәйзи Зарыктырып бетерү Тәмам зарыктыру, көттереп тилмертү. – Зарыктырып бетермәгез, кайтып торыгыз, – дип калды артларыннан әниләре. Казан утлары Зарыктырып тору 1) Гел, һәрвакыт зарыктыру 2) Бик озак зарыктыру. Көттереп, зарыктырып торганнан соң, гап-гадәти кар яуса да шатлык. Ш.Галиев |