ЗАРЫГУ ф. 1) Көтә-көтә ару, йөдәү, талчыгу. Язны Таулы Төбәк райкомында зарыгып көтеп алдылар. Г.Ахунов. Поездның станциягә килеп җиткәнен зарыгып көтеп алам. Т.Миңнуллин

2) Түземсезләнү (озак көтүдән, ниндидер эшне башлап җибәрә алмаудан һ.б.дан), тую, ару. Зарыгып көткән сөйкемле төн килү белән, тагын күңел рәхәтләнә. М.Әмир. Кызыклы әкиятнең ахырын түземсезләнеп көткән кебек, матур чабатаның да калыптан тизрәк төшүен көтеп зарыга ул. Н.Максимов

3) Ачыну, үрсәләнү, өзгәләнү кебек хис кичерү. Бу шулай бик озак өерелә торгач, зарыгудан, ачыргаланып, кыя ташка ташлана. Г.Гыйльманов. --- чит җирләрдә Хәялинең бер авыз татарча сүз, бер куплет милли җыр ишетергә зарыгып яшәгән булуы ихтимал. Ф.Хатипов

4) Сагынып көтү, тилмерү. Таң кошын юксынып, Чишмә дә зарыга. М.Җәлил. Җыен, бергә китәбез. Анда әниең зарыга. Х.Камалов

Зарыга башлау Зарыгырга тотыну. Чөнки малай атны керсез күңелдән ярата, ә безне кулыбыздагы шикәребез, печеньебыз беткәнче генә ярата да, беткәч, зарыга башлый. И.Гази

Зарыга төшү Бераз зарыгу

Зарыгып бетү Тәмам, бик нык зарыгу. – Көтә-көтә зарыгып беттем, чәем дә суынды инде, ни эшләп бу кадәр соңладыгыз? – диде. Һ.Такташ. Хәлим, ачык тәрәзә төбенә утырып аларны көтә-көтә, тәмам зарыгып бетә. И.Гази. Атым көткәндер инде, Зарыгып беткәндер инде. Р.Вәлиева

Зарыгып йөрү Озак вакытлар дәвамында зарыгу. Калды Казан, киттем Себергә. Озаккамы? Бәлки, гомергә. Ишетеп кенә белгән ят җирләрдә Ристан булып, зарыгып йөрергә. Ф.Кәрим

Зарыгып тору 1) Гел, һәрвакыт зарыгу. Яз җитә дип, мин дә бер куанам, Бер җырлыймын өзелеп сагынып. Торырсыңмы, былбыл, син зарыгып, Читлегеңдә һаман ябылып. Ш.Бабич. Эх, бу томанны!.. Хәтерләтте синең, шәл бөркәнеп, Мине көтеп, зарыгып торганны. Х.Камалов

2) Әле, хәзерге вакытта зарыккан булу. Һәрбер сыйныфның хәзергә хәтле үз өстендә хөкем сөреп килгән тәртип вә аны иҗра итүчеләргә булган мөнәсәбәтләрен күрергә вә вәкилләре васитасы белән кылган дәгъваларын ишетергә зарыгып тора иде. Ф.Әмирхан. Капканың ачылып китүе булды, халык ике якка тайпылып кына өлгерде, зарыгып торган айгыр атылып чыгып та китте. Г.Бәширов

Зарыгып яту Күп вакытлардан бирле, озак вакытлар зарыгу. Гасырлар буе тырыш хезмәтне, батыр кулларны көтеп, тудырырга, үстерергә зарыгып яткан бу шәфкатьле җирдә бик күп игеннәр, җимеш агачлары үстерәсе --- килә иде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә