ЗАРУРЛЫК и. 1) Кирәклелек, кирәк булу, мөһимлек, әһәмиятлелек. Үзең белгән гыйбрәтләрне сөйләп һәм язып, кем каршындагыдыр бурычны үтәү зарурлыгы Шамил Маннапов кына ачкан әдәби алым түгел, билгеле. Р.Шәрәфиев. Тик ул үзе генә моның мөһимлеген, зарурлыгын аңлап бетерми: озак утыра яки киреләнә, кәҗәләнә башлый. М.Госманов. Татар әдәбиятының бөтен тарихына, бигрәк тә XX йөз башындагы әдәбиятына бөтенләй яңа күзлектән карау зарурлыгы сорала. Казан утлары

2) филос. Әйберләрнең яки күренеш, вакыйгаларның эчке бәйләнешләренең асылларыннан килеп чыга торган котылгысыз, закончалыклы хәл. Һәрхәлдә, заман күчеше өчен урынны дөрес сайлау зарурлыгы турында әйткәндә, мин нәкъ менә шушы төрбәрәсадханәне күздә тоттым. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә