ЗАРУРИЯТ и. гар. к. зарурлык . Хезмәт ул байлык чишмәсе һәм зарурият кына түгел, ул – кеше тормышының төп шарты: эшләгән савыккан, эшләмәгән кабыккан. Н.Исәнбәт. Телебездәге күчеш чоры өчен хас заруриятләр гарәп-фарсы алынмаларына мөнәсәбәттә аеруча үзенчәлекле гәүдәләнә. Р.Ганиева. Димәк, аның күңелендә алга, киләчәккә ышаныч, өмет, үз хезмәтенең милләт яшәешендәге заруриятен тирәнтен аңлау, төшенү хисе яши. Х.Миңнегулов |