ЗАРУРИЛЫК и. к. зарурлык (2 мәгъ.). Дөрес, хәзер ул үз эшенә бәя бирә алмый иде әле, аның эшендә белем белән осталык өстенлек иттеме, әллә тәвәккәллек белән зарурилык аркасында гына башкарып чыктымы, анысын да хәзергә әйтә алмый иде ул. Г.Әпсәләмов. «Хәзер дә аһәңле нотага куелган тавышлар кирәк», – дип, Баттал акыллы, төпле тәнкыйть зарурилыгын әйтә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә