ЗАРУРИ с. гар. 1. 1) к. зарур (1.). Салих элеккеге танышы белән «латыш укчыларына» тәмле-томлы ризыклар ясау өчен зарури коры сөт озатып ятканда очрашты. Т.Галиуллин. Бер яктан, мохит анда зарури шарт буларак кына түгел, бәлки баланың үсеш чыганагы буларак та чагылыш таба… Могҗизалар энциклопедиясе

2) филос. Очраклы гына булмаган, закончалыклы, әйбернең үз табигатеннән чыгып барлыкка килә торган. Автор, кешенең начар сыйфатларын күргәндә дә, аның турында начар фикердә калмаска, берәр зарури сәбәп булгандыр, дип уйларга киңәш бирә. Татар әдәбияты тарихы

2. хәб. сүз мәгъ. к. зарур (2.). --- халкыбызның дөнья мәмләкәтләре арасындагы элеккеге абруен, урынын даулау өчен, иң әүвәл, тарихи дөреслекне кайтару зарури. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә