ЗАРУР с. гар. 1. 1) Кирәк булган, бик әһәмиятле, мөһим. [Хуҗа] Ике мәртәбә конторага кереп, бик зарур кәгазьләргә кул куеп чыгадыр. Ш.Мөхәммәдев. [Зөбәйдә:] Юк, Сөләйман, раст, ул көнне минем өйдә бик зарур эшем бар иде. С.Рәмиев

2) Котылгысыз, аннан башка мөмкин булмаган, чарасыз, мәҗбүри; җитди. Кайбер тикшерүчеләр мафияне тарихның билгеле бер этабында Сицилия өчен зарур күренеш булганлыгын да расларга тырышалар. Р.Фәйзуллин. --- башка бер телдән ихтыяҗ белән, кирәккәнгә сүз алу әдәби телебез өчен гаять тә зарур бер хәл икән. Х.Сарьян

2. хәб. сүз функ. Аерым күрсәтелгән шартларда нәрсәгә дә булса туган ихтыяҗны белдерә; кирәклек таләп ителә. Ә яшәргә кирәк, кыш көне укырга мөмкин булсын өчен, җәйләрен кайдадыр хезмәт кылу зарур. Ф.Бәшәр. Тешләрдә таш хасил ителсә, ташны эретә торганнарын куллану зарур. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә