ЗАРЛЫ с. 1. 1) Зары булган, тынычсыз, борчулы. --- үземнең исә, зарлы тормыш үткән ата-бабаларым кебек, һич илемнән аерылмый «мин каракалпакмын…» дип тәкрарлап торасым килә. Казан утлары

2) Моңлы; зар тулы. Хәсрәтле әнисенең зарлы җыры аша Әхмәт тагын да арырак күренгән Бантырай түбәсенә карашын төбәде. Мирас

2. и. мәгъ. Зары булган кеше. Очрый калса сезгә шундый ярлылар, яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар… Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә