ЗАРЛАНЫШУ ф. 1) урт. юн. к. зарлану. Алар, уйнап-көлеп, шаярышып, әкиятләр сөйләп, көннең эсселегеннән зарланышып, чәй эчәргә тотындылар. М.Галәү 2) Һәрберсе үз зарын сөйләү, зарлану Зарланышып алу Бераз, җиңелчә генә зарланышу. [Өлкәннәр] Заманнан, яшьләрдән зарланышып алалар. Р.Габделхакова Зарланышып йөрү Барысы да бердән зарланышу. Без байтак еллар «эшчеләр тормышына багышланган хикәя-романнар аз языла» дип зарланышып йөрдек. М.Вәли-Барҗылы Зарланышып китү Нәрсәгә дә булса кинәт барысы берьюлы зар белдерү Зарланышып кую Бер тапкыр зар белдерү Зарланышып тору 1) Бик еш, әледән-әле зарланышу 2) Әле, хәзерге вакытта, сөйләгән вакытта үзара зарланышу. Мөдәррис Әгъләм белән Ркаил Зәйдулла очрашып, шигырь язып яшәүнең бүгенгесе көндә матди яктан никадәр кыен булуы турында сөйләшеп, зарланышып торалар. Ш.Маннапов |