ЗАРЛАНУ ф. 1) Теге яки бу нәрсәгә ризасызлык белдереп сөйләү. Туровец янында йоклаган солдат: «Түшәмнән яңгыр үткән, плащ-палатка юеш», – дип зарлана. Ф.Вәлиев. Бүлмәнең сул почмагын урталай бүлеп торучы җәенке мич артыннан хәреф җыючы Шакирның көйләр-көйләмәс зарлануы ишетелә. К.Нәҗми. Һәрнәрсәң җитеш, зарланырга – зарың, уфылдарга хәсрәтең юк. Н.Гыйматдинова 2) Кешенең кимчелекле, тискәре яклары турында сөйләү. Андый вакытларда алар ирләреннән зарланалар, аларны судка бирәләр, җавапка тарттыралар. М.Әмир Зарлана башлау Зарланырга тотыну. Күңелле көннәрне мәңгегә оныткан кебек зарлана башлады. М.Әмир. Килеп керде дә --- колхоз рәисенең бөтенләй игътибар күрсәтмәвеннән зарлана башлады. Г.Әпсәләмов Зарлана бирү Һаман зарлану, зарлануын дәвам итү Зарлана тору Бертуктаусыз, гел зарлану. Зарлана торгач, «җыен җыяргамы әллә» дигәләнеп, тәкъдим кертә. Г.Толымбай. Гомумән, зарлана торган, аһ-зарлы заманалар килде безгә. Р.Миңнуллин Зарлана төшү Бераз зарлану Зарланып алу Беркадәр, бераз гына зар белдерү. --- эшнең күплегеннән, үзенең өлгерә алмавыннан зарланып алды. А.Шамов. – Гафу итегез, Татьяна Макаровна, суык тигән. Теге көнне машина белән бик озак буранда утырдым, – дип зарланып алды карлыккан тавыш белән мастер. Ш.Бикчурин. «Эчем поша, башымда уем күп, тынгысызмын», – дип зарланып алырга теләсәң, сине ялгыш аңлаячаклар. Казан утлары Зарланып йөрү Барысына да бертуктаусыз зарлану, һаман да канәгатьсезлек белдерү. Үзең бертөрле дә чара күрмичә, коры зарланып йөрүнең --- файдасы юклыгын әйттек. М.Әмир. --- торакның аскы катына урам ягыннан ишек уеп, «Бистро» ачтылар, үзалдыңа зарланып йөргәндә, күңел юатыр өчен телевизор бар. К.Кәримов Зарланып килү Озак вакытлар дәвамында зарлану, күптәннән бирле зарлану. Ә шулай да, тормыш төрле яклап яхшырса да, ул Билал абзыйга һәрвакыт зарланып килгән, колхоз тормышын эттән алып эткә салган. Г.Толымбай Зарланып китү Нәрсәнеңдер соңында, билгеле бер вакыттан соң дәвам итеп зарланырга тотыну. Җәйләүнең начарлыгыннан зарланып китте. Г.Ибраһимов. Шул турыда Бибиковның исенә төшермәкче булып торган иде, ләкин теле әйләнмәде, башкалар кебек үк зарланып китте: – Мин үзем аңлый алмый интегәм. Безнең промыселларда, иптәш Бибиков, болай эшләмиләр. Ш.Бикчурин Зарланып кую Нәрсәдәндер кинәт кенә берәр төрле зар белдерү. Марат пароход дөпелдәгән якка карады да зарланып куйды. Г.Гобәй. Яртылаш бөкрәйгән хәлдә казан астын рәтләп маташучы Раушана зарланып куйды: «Тамак» ди-ди, тәмугка кереп баттык бугай». К.Нәҗми Зарланып тору 1) Гел, һәрвакыт зарлану 2) Әле, хәзерге вакытта зарлану. Башы авырганлыктан зарланып торды. Ш.Камал Зарланып утыру Әле, хәзерге вакытта, сөйләп торганда зарлану. – Әнә анда кыйбладан болыт кузгалды, болай зарланып утырып, без арышны җебетмик, чәчәрсең аннары, – дип, кулына көрәк алып арышны суыра башлады. М.Гафури. Хәтердә шул калган: бер очрашканда, Хәсән абый кызыннан зарланып утырды. Казан утлары Зарланып яту к. зарланып утыру. Узган кыш урманда артыграк тырышып ташлаган, ахрысы, кайткач, берчак биленә зарланып ятты, ышандырганынча, Фәсхи кордашы белән урманга кабат бара алмады. Г.Гобәй |