ЗА’Р БУЛУ ф. 1) Мохтаҗ булу, тилмерү. Чакырганда бармасаң, чакырганга зар булырсың. Мәкаль. Бер йотым суга зар булып яткандыр… М.Гафури. Мин уйлыйм: ышык җир табалмый Егылган юлчыларны, Зар булып кояш нурына Саргайган җырчыларны. Ә.Исхак 2) Сагыну-сагыштан түзә алмаслык хәлгә килү, тилмерү. --- бер күрергә зар булып [Гөлйөзем] Акканатны [зәңгәр күзле яшь пәһлеванны] сагына иде. Ф.Латыйфи |