ЗАРАРСЫЗЛАНДЫРУ ф. Зарар итү тәэсирен бетерү, зыян китерү мөмкинлеген чикләү, зарарсыз иттерү, зарарлы матдәләрдән арындыру. Ул мәлгуньне ничек кенә булса да эзләп табарга кирәк. Чын йөзен ачарга, фаш итәргә, зарарсызландырырга кирәк аны. Р.Фәизов. ---164 нче инженер-сапёр батальоны, килешкә эшкә керешеп, штольня авызына оста итеп яшереп калдырылган немец миналарын зарарсызландырган иде инде. Ш.Рәкыйпов. [Егет] Аны [төргәкне] саклык белән генә чишә башлады. Әйтерсең шартлаткычны зарарсызландыра. Р.Сәгъди Зарарсызландырып бару Һәрберсен, булган берсен зарарсызландыру Зарарсызландырып бетерү 1) Барысын да зарарсызландыру 2) Зарарсызландыру эшен төгәлләү Зарарсызландырып тору Һәрвакыт, даими рәвештә зарарсызландыру. Минёр тикшереп чыкканнан соң, бу күңелсез фикер расланды: немецлар миналарны зарарсызландырып та тормаганнар. З.Фәтхетдинов |